+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 октябрь 2020, 12:20

Яшь ярымлык баланы урамда онытып калдырган…

Әлеге очрак буенча прокуратура тикшерү башлаган.

Әлеге очрак буенча прокуратура тикшерү башлаган.

Әлмәт шәһәрендәге шәхси балалар бакчасындагы вакыйга белән прокуратура шөгыльләнә башланган. Бакча хезмәткәре яшь ярымлык баланы урамда онытып калдырган. Боларның барысын да күзәтү камерасы теркәгән.

Бу хәл 1 октябрь иртәсендә Тельман урамында булган. Кадрларда тәрбияченең ике бала белән кереп китүе күренә. Ә берничә минуттан мәйданчыкта кечкенә малай күренә. Ул, өлкәннәрне эзләп, мәйданчык буйлап бик озак йөгерә. Әмма аны 20 минуттан соң гына чыгып алалар.

Гадәти булмаган очрак белән прокуратурада кызыксынганнар. Социаль челтәрләрдән файдаланучыларның күбесе, хезмәткәрне эштән кууны таләп итәргә кирәк, дип яза. Әмма балалар бакчасына йөрүче сабыйларның әти-әниләре бу бердәнбер очрак һәм ул башкача кабатланмас дип ышана.


Фото:letidor.ru
Читайте нас