+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 октябрь 2020, 16:25

“Уртак эшчәнлегебезнең мөһим юнәлеше ул!”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшкә иң җитди игътибар бирә.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшкә иң җитди игътибар бирә.

Республикада 2018 ел ахырында эшли башлаган “Инцидент-менеджмент” системасына бүген барлык муниципаль берәмлекләр һәм республика башкарма власть органнары тоташтырылган. Социаль челтәрләрдә муниципаль берәмлекләрнең — 560 һәм министрлыклар һәм ведомстволарның 260 аккаунты теркәлгән.

2018 елның ноябреннән агымдагы елның июленә кадәр социаль челтәрләрдә 130 меңгә якын мөрәҗәгать теркәлгән, шуларның 26 меңе – 2020 елның беренче яртысында. Иң көнүзәк темалар арасында – “Юллар”, “Торак-коммуналь хуҗалык”, “Төзекләндерү”, “Коронавирус”, “Сәламәтлек саклау”, шулай ук “Социаль хезмәт күрсәтү һәм яклау”, “Җәмәгать транспорты” һәм “Мәгариф”. Барыннан да ешрак проблемалары белән социаль челтәрләргә Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама шәһәрләре, Уфа, Ишембай һәм Иглин районнары халкы мөрәҗәгать итә. Быел бу юнәлештә 14 муниципалитет иң яхшысы дип табылган. Беренчеләр исемлегендә — Уфа шәһәре, Туймазы һәм Уфа районнары. Министрлыклар һәм ведомстволар арасында – Гаилә, хезмәт һем халыкны социаль яклау һәм Сәламәтлек саклау министрлыклары.

– Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эш — безнең уртак эшчәнлегебезнең мөһим юнәлеше, ул безнең үсеш векторларын төгәл билгеләргә мөмкинлек бирә, – дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бер утырышта.

Чираттагы мөрәҗәгать башкаланың Дан бульварыннан килгән. Елена Надыршина – шушында урнашкан күпфатирлы йортларның берсенең рәисе. Бу җәйдә бинаның арткы ягына чыгу мөмкин түгел иде, дип искә төшерә ул. Юлны төзелеш чүп-чары каплаган.

“Асфальт җәйделәр, ләкин бездә, һәрвакыттагыча, боларны эшләгәндә җитешсезлекләр күп була. Чүп өеме шул килеш калды. Яңгырлар яуганнан соң бөтен җир пычракка батты. Без матур йортыбыз тирәсендә мондый коточкыч хәл булуын теләмибез”, — дип яза Елена.

Уфаның Чудинов урамына “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында асфальт җәйгәннәр. Ләкин төзелеш техникасы тиешленең яртысын гына салып, таралышкан. Урындагы халык бу эш шулай ярты юлда калачак, дип хәвефләнеп, ачыклык кертүне сорап, социаль челтәрләрдә Радий Хәбировның битендә мөрәҗәгатьләр калдырган.

“Халыкның барлык мөрәҗәгатьләрен без берничә тәүлек эчендә хәл итәргә тырышабыз. Кызганычка каршы, объектив сәбәпләр аркасында бу һәрвакытта да мөмкин түгел. Мисал өчен, мөрәҗәгать юлларны ремонтлауга кагылганда. Бу очракта да шулай: әлеге кеше агымдагы елның июлендә мөрәҗәгать иткән, һәм Орджоникидзе районы хакимияте юлны

1 октябрьгә кадәр ремонтларга вәгъдә биргән. Хезмәттәшләребез эшен тиешле бәһаларга кирәк: алар юлны ремонтлауны билгеләнгән вакыттан иртәрәк башкарды”, — ди Башкортстан Башлыгы Хакимияте каршындагы социаль челтәрләрдә халык мөрәҗәгатьләре белән эшче төркем хезмәткәре Дмитрий Черенков.

“Технологик автомобиль магистральләрен төзүнең төбәк идарәсе” хезмәткәрләре Октябрь проспектыннан алып Дан бульварына кадәр участокта Чудинов урамы буенча юлны ремонтлаган. Үз чиратында, Орджоникидзе районын төзекләндерү хезмәте йорт яны территориясендә өмә үткәргән.
Читайте нас