+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 октябрь 2020, 15:35

Өлкән яшьтәге хатын-кызларны газаплаучы Борай кешесе хөкем ителде

Талауда, көчләүдә, үтерүдә гаепләнүче иргә Татарстанда суд булды.

Талауда, көчләүдә, үтерүдә гаепләнүче иргә Татарстанда суд булды.
Татарстан Югары суды Башкортстанда яшәүче 52 яшьлек иргә хөкем карары чыгарды. Аны талауда, көчләүдә һәм өлкән яшьтәге хатын-кызларны үтерүдә гаепле дип таптылар. Бу хакта "Татар информ" басмасы хәбәр итә.
Элегрәк җинаятьче көчләү һәм талау өчен 9 ел утырган булган, шуннан соң Борай районындагы туган авылына кайткан.
2018 елда үтерүче Минзәләдә 78 яшьлек пенсионерга йортында һөҗүм иткән, өч мең сумын алган һәм башына күп тапкыр кирпеч белән суккан. Алынган җәрәхәтләрдән бәхетсез җан биргән.
Күпмедер вакыттан соң җинаятьче Дзержинскидагы 78 яшьлек хатынга һөҗүм иткән. Ул пенсионерны кадак белән кыйнаган, телефонын һәм берничә йөз сумын урлаган, шулай ук аны бик каты мәсхәрәләгән. Бәхеткә, хатын исән кала алган - ул һөҗүм итүчене тасвирлаган, һәм тиздән аны тоткарлаганнар.
Ирне катгый режимлы колониядә 20 елга хөкем итәләр. Шулай ук суд аны һәлак булган хатын-кызның туганнарына 1 миллион сум түләргә мәҗбүр иткән.
Фото:bash.news
Читайте нас