+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 октябрь 2020, 11:15

"Кемне җирләгәнебезне белмибез..."

Коронавирус йоктырган бабай "үлгәч", табутны ачарга рөхсәт итмәгәннәр...

Коронавирус йоктырган бабай "үлгәч", табутны ачарга рөхсәт итмәгәннәр...

Документлар белән буталыш аркасында Русиядә яшәүче гаилә гаделлек эзли.



Хатын белдерүенчә, аның пенсионер туганы картлар йортында яшәгән һәм коронавирус йоктырган. Бераздан табиблар, шалтыратып, бабайның үлеме турында хәбәр иткән. Бабайны җирләнгәннән соң бер атна үткәч, интернат-йорт директоры шалтыратып, ирнең исән икәнлеген һәм аны танырга килергә кирәклеген әйтә.



Билгеле булуынча, бабайны дәваханәгә салганнар, аның документларын башка кеше белән бутаганнар һәм пациентны башка кеше документлары белән язганнар. Ә ул "үлгәч", табутны ачарга рөхсәт итмәгәннәр, чөнки инфекция таралуы ихтимал. Нәтиҗәдә, әлеге гаилә туганы урынына кемне җирләвен белми. Ә, бәлки, ул табут буш булгандыр, дип тә шикләнә ирнең оныгы.



- Әлеге хәл өчен компенсация таләп итәчәкбез. Гаеплеләрне тапсыннар! - ди хатын.



Фото: news.myseldon.com


Читайте нас