Кызын сөяркәсе кочагына ташлаган ана арытаба ничек яшәр?
Бу көннәрдә республиканың Калтасы районы торак пунктларының берсендә коточкыч хәл булды. 13 яшьлек укучы кызны көчләүдә катнашканы өчен аның үз әнисе тоткарланды. Соңрак шикләнелүчене дә тоткарлаганнар, ул - хатын белән яшәгән 32 яшьлек ир.
Хокук саклау органнарындагы чыганак хәбәр иткәнчә, булган хәл турында полициягә баланың әтисе хәбәр иткән. Кыз аңа әнисе күз алдында бу җәйдә үги әтисенең мәсхәрәләве турында сөйләгән. Шул ук вакытта әлеге хәл вакытында хатын кызын тотып торган, тынычландырган һәм шауламаска кушкан.
Җинаятьтә шикләнелүчеләр кулга алынган. Тикшерү дәвам итә.
Фото:kaduy.all-rf.com