Кибет видеокамерасыннан күренүенчә, аңа беркем дә ярдәмгә ашыкмаган.
Воронежның “Синең йорт” сәүдә үзәгендә касса янына килеп баскан үсмер кинәт егылып үлгән. Тикшерү комитетында 16 яшьлек үсмернең үлемен раслыйлар.
Воронежның "Блокнот"ы хәбәр иткәнчә, бу вакыйга кассалар янында булган, тик кибет камералары фотоларына караганда, хезмәткәрләрнең берсе дә ярдәм күрсәтергә ашыкмаган. Ашыгыч ярдәм табиблары үсмернең үлемен билгеләгән.
Бу хәлнең сәбәпләрен тикшерү башланган.
Фото: opeca-journal.ru