Коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә 34 яшьлек ирнең гомере өзелгән.
Бу авария кичә кич булган. Бу хакта Интернет челтәрендә ЮХХДИ хезмәткәрләре хәбәр итте.
Юл-транспорт һәлакәте Мәләвез - Химзавод юлының 3нче чакрымында булган. Йөк машинасы руле артындагы кеше идарәне югалтып, кюветка төшеп киткән. Нәтиҗәдә, машина капланган һәм шофер шунда ук һәлак булган.
Әлеге вакытта ЮХХДИ хезмәткәрләре авариянең сәбәпләрен ачыклый. Шулай ук, машинаның төзеклелегенә тикшерү үткәрелә.
Фото: Горобзор.ру сайтыннан