+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 октябрь 2020, 07:45

Халык үзе дә актив булырга тиеш!

Туймазыда яшәүче Лилия Камалевич социаль челтәрләрдә Ленин проспекты һәм Комаров урамындагы кайбер ихаталарның бик начар хәлдә булуына зарланган. Ә Комаров урамы, 19 адресы буенча юл бөтенләй коточкыч — яңгыр яуса үтәрлек хәлдә булмаган.

Туймазыда яшәүче Лилия Камалевич социаль челтәрләрдә Ленин проспекты һәм Комаров урамындагы кайбер ихаталарның бик начар хәлдә булуына зарланган. Ә Комаров урамы, 19 адресы буенча юл бөтенләй коточкыч — яңгыр яуса үтәрлек хәлдә булмаган.

Бу мөрәҗәгатькә Туймазы районы хакимияте җавап бирә. Аерым алганда, хакимиятнең төзекләндерү бүлеге җитәкчесе Ирек Шакиров Комаров урамындагы 19, 19а, 19б санлы йортлар ишегалларындагы юлларны ремонтлау өчен өстәмә финанслау кирәк, дип хәбәр итә. Шуңа карамастан, чокырларны ямау эшләре башкарылган.

Ихаталардагы хәлгә Туймазы районы хакимияте башлыгы урынбасары Булат Хәлиуллин ачыклык кертте.

— Территорияне комплекслы төзекләндерү зарур. Моның өчен ишегалларының начар торышы турында социаль челтәрләрдә язган Комаров урамы буенча 19, 19 а, 19 б санлы йортларда яшәүчеләргә без “Башкортстан ихаталары” республика программасында катнашырга тәкъдим иттек. Әмма 4 июньгә кадәр халык бу башлангыч белән чыкмады. Әлеге программа кысаларында ихатаны комплекслы төзекләндерү (асфальтлау, парковкаларны, хәвефсез резина өслекле балалар һәм спорт мәйданчыкларын, контейнерлар урнаштыру, яшеллән­дерү, яктырту, кече архитектура формаларын эшләү) мөмкин. Программа­ның төп шарты — халык башлангычы һәм бина милекчеләренең гомум җыелышында үткәреләчәк эшләрнең 1 процент күләмендә финанслауга ризалыгы күрсәтелгән протокол булу. Әлеге программада катнашу өчен, идарәче компания белән берлектә, бина милекчеләренең гомум җые­лышын үткәрергә һәм анда катнашырга әзерлеген расларга кирәк. Нәкъ менә шушы программа буенча һәм халыкның активлыгы ярдәмендә Мичурин урамындагы 15, 17, 13/27 санлы, Ленин проспектындагы 25 санлы күпфатир­лы йортлар ишегаллары төзек­ләндерелде, — диде ул.
Читайте нас