Беренче кар Башкортстанның үзәк районнарында инде киләсе атнаның икенче яртысында ук яварга мөмкин.
Метеорология сайтлары мәгълүматлары буенча, 21-24 октябрьдә Уфада -1, -3 градуска кадәр салкыннар көтелә. Бу көннәрдә күк йөзен болыт каплаячак.
Мондый шартларда җиңел кар рәвешендә явым-төшемнәр көтелә. Көндезге сәгатьләрдә республика башкаласында һава нульдән плюс икегә кадәр җылытачак һәм яуган кар тиз эреп бетәр, дип көтелә.
Дүшәмбе, 26 октябрьдән башлап, Башкортстанда шактый җылытачак. Ноябрь башына кадәр көндез һәм төнлә термометр баганасы бер тапкыр да нульдән түбән төшмәячәк, ә көндез үзәк районнарда +5кә кадәр күтәреләчәк.
Фото: Башинформ агентлыгы