62 яшендә Стәрлетамак шәһәре округы башлыгы, шәһәр округы Советы рәисе, 1нче шәһәр дәваханәсенең баш табибы урынбасары, Башкортстанның атказанган табибы Андрей Ширяев вафат булды.
Андрей Анатольевич Уфада туган. Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәннән соң, 1986 елда "Лечебное дело" белгечлеге буенча Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлый. Шуннан соң интернатурага керә, 1999 елда кандидатлык диссертациясен медицина фәннәре кандидаты дәрәҗәсе белән яклый.
1987 елдан Стәрлетамәк шәһәренең 1нче клиник дәваханәсендә эшли. 2000 елдан Андрей Анатольевич баш табиб урынбасары, табиб-хирург, ә 2006 елдан - баш табибның хирургия ярдәме буенча урынбасары була.
Ул - 100дән артык фәнни эш, 2 монография һәм 4 рационализаторлык тәкъдимнәре авторы, Башкортстан Республикасы Хирурглар ассоциациясе дипломнары белән бүләкләнгән. Башкортстанның атказанган табибы.
Андрей Анатольевич табиблык эшчәнлеген иҗтимагый эш белән бергә алып барды. 2016 елның сентябрендә ул Стәрлетамак шәһәр округы Советы рәисе — шәһәр округы башлыгы итеп сайлаган иде.
"Андрей Анатольевич йөзләрчә кеше гомерен коткарды, шәһәр халкы аны сәләтле табиб, игелекле һәм ярдәмчел кеше буларак белә, ул һәркемгә ярдәмгә әзер иде. Бөтен гомерен медицинага, хирургия эшенә багышлады", - дип хәбәр ителә Стәрлетамак хакимиятенең рәсми битендә.
Фото: Башинформ агентлыгы