Биек йортның 16нчы катында ут чыгу фаҗигагә китергән.
Кичә Уфаның Сипайлово бистәсендәге Максим Рыльский урамында күпкатлы йортта фатир янган. Кызганычка каршы, янгын өч кешенең гомерен өзгән.
МЧС хезмәткәрләре тышкы ишекне ачкан һәм утны сүндерә башлаган. Шул вакытта коткаручылар ике хатын-кыз һәм бер ир-егетне аңсыз хәлдә тапканнар. Аларны табибларга тапшырганнар.
Соңрак ашыгыч ярдәм бригадасы өчесенең дә үлемен раслаган.
Куркыныч зонадан 60 кеше эвакуацияләнгән, шуларның 12се - балалар. Янгын сәбәпләрен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчеләре ачыклый. Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсе әлеге факт буенча тикшерү башлады.
Фото: ТАСС.