+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 октябрь 2020, 18:15

Гашыйк парны бензин сибеп яндырган

Җинаятьче аларга кунакка килгән булган.

Җинаятьче аларга кунакка килгән булган.
Хокук саклау органнары Киров өлкәсенең Оричи бистәсендә йоклап яткан гашыйкларны яндырган кешене тоткарлаган. Ир якын арада тикшерү гамәлләрен уздыру өчен тикшерүчеләргә китереләчәк.
1 августта иртән Оричида бер йортта янгын чыккан, аннан соң дәваханәгә 28 яшьлек хатын-кыз һәм бик нык пешкән 21 яшьлек егет китерелгән. Медиклар ярдәменә карамастан, алган җәрәхәтләрдән алар үлә.
Тикшерү версиясе буенча, парның 34 яшьлек шикләнелүче белән низагы булган, ул ачуланышу нәтиҗәсендә йоклап яткан яшь кешеләрне бензин белән коендырган, аннары яндырган һәм качкан.
Ир бу парга кунакка килгән булган, анда алар бергә табын оештырган. Ачуланышуның сәбәбе билгесез.
Фотр:crosit.ru
Читайте нас