Буада ир-егет гәүдәсе табылган.
Татарстанның Бөгелмә шәһәре читендәге Хәким буасында әлегә билгесез ир-егет гәүдәсен тапканнар. Аның куллары наручникларга эләктерелгән, ә башын скотч белән ураганнар.
Гәүдәне 17 октябрь көндез тапканнар. Аның үзе белән 36 яшьлек урындагы кешенең паспорты булган. Хәзер бу документның кемнеке булуы ачыклана. "Үтерү" мәддәсе буенча эш кузгатылган.