+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 Октября 2020, 06:20

"Юллар җимерек..."

Уфа шәһәренең Сипайлово микрорайонындагы Жуков урамында чокырлар ремонтланган.

Уфа шәһәренең Сипайлово микрорайонындагы Жуков урамында чокырлар ремонтланган.
Проблеманы хәл итәргә “Инцидент-менеджмент” системасы ярдәм иткән.

Шушында яшәүче Альфред А. социаль челтәр аша район хакимиятенә, Жуков урамы, 18 адресы буенча йорт ихатасына, балалар поликлиникасына һәм балалар бакчасына керү юлларының начар булуына зарланып мөрәҗәгать иткән. “Узган ел ремонт ясалуга карамастан, юлның машиналар йөри торган өлеше җимерек, бу асфальт салу вакытында подрядчы оешмалар тарафыннан тиешенчә контроль булмау һәм башкарылган эшләрнең түбән сыйфаты турында сөйли”, — дип язган егет.

Мөрәҗәгатькә башкаланың Октябрь районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Раил Мирхәйдәров җавап биргән. “Жуков урамындагы юлда, шул исәп­тән 18нче йорт адресы буенча, балалар поликлиникасы һәм балалар бакчасы, сәүдә объект­лары янында чокырлар ремонт­ланды”, — дип хәбәр итә ул.
Фото: lentachel.ru
Читайте нас