Авыру хатынга ни булган?
Пациентканы Дим бистәсендәге COVID-госпиталь ишегалдында үле килеш тапканнар. Бу хакта UfacityNews.ru редакциясенә үз чыганагы хәбәр иткән.
Бу хәл 24 октябрьдә булган. 48 яшьлек хатынның гәүдәсен кичке 8 сәгать тирәсендә Дим районы хасатаханәсе янында тапканнар.
Хәзер бу хастаханә COVID-госпитальгә үзгәртелде. Урынга килгән хокук саклау органнары хезмәткәрләре хатын-кызның тәнендә биеклектән егылуга хас җәрәхәтләрне ачыклаган.
Билгеле булганча, пациентка 19 октябрьдән биредә дәвалануда булган. Ул беркайда да эшләмәгән һәм госпитальдән ерак түгел яшәгән.
Фаҗиганең сәбәпләрен хокук саклаучылар тикшерә.
Фото:РИА Новости.