+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 октябрь 2020, 06:45

Лиана, сине кызың көтә!...

Хатын күптән түгел әнисен җирләгән булган.

Хатын күптән түгел әнисен җирләгән булган.
Белорет районында 19 яшьлек Лиана Абдуллина серле рәвештә юкка чыккан. 10 көн инде Ишле авылында яшәүче хатын-кызның кайда икәнлеге билгеле түгел.
Кызның апасы сөйләгәнчә, Лиананы өендә өч яшьлек кызы көтә.
Хәзерге вакытта туганнары яшь әнине мөстәкыйль эзли.
- Күңел тыныч түгел. Ул - бик сөйкемле кыз, тирә-юньдә нинди генә кешеләр юк. Исән-сау гына кайтсын, бик көтәбез. Әле күптән түгел генә ул әнисен җирләде, бик борчылды, - ди туганы.
Кызны соңгы тапкыр Белоретка килгәч күргәннәр. Шуннан бирле ул элемтәгә чыкмый.
Нинди дә булса мәгълүмат булса, 8 (937) 306-05-09, яки 8 (937) 362-15-85 телефоннары буенча хәбәр итүләрен сорыйлар.
Фото: bash.news
Читайте нас