Уфа үзәгендә җәяүлеләргә һәм машина йөртүчеләргә уңайлы булсын өчен светофорлар эшенә төзәтмәләр кертелгән.
Уфаның юл инспекциясе коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү идарәсе һәм «Уфагорсвет» вәкилләре белән берлектә Киров – Цюрупа, Коммунистик – Цюрупа, Октябрь революциясе – Цюрупа урамнары киселешендә светофорларның эш режимын үзгәртергә карар кылдылар.
Төзәтмәләр светофорны көйләү циклын оптимальләштерү өчен транспорт чаралары хәрәкәте трафигын анализлауны исәпкә алып башкарыла.
Башкала Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә «Башинформ» агентлыгына аңлатуларынча, юллар кисешкән урыннарда бер үк вакытта барлык светофорларда да кызыл сигнал берничә секундка яначак. Бу юл чатларында машиналар тыгыннары килеп тумасын өчен эшләнә.
- Әлеге үзгәрешләр юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, шулай ук транспорт һәм җәяүлеләр агымнарының үзара йогынтысын киметү өчен кертелде, — дип хәбәр иттеләр ЮХХДИ хезмәткәрләре.
Фото: "Башинформ" агентлыгы