Сибай шәһәренең "Карлугач" балалар бакчасында барлык яшь төркемнәрендә көзгә багышланган бәйрәм чаралары узды.
Чараның максаты: балаларның көз турында белемнәрен системалаштыру, аларны көзге чор образларына җәлеп итү, әйләнә-тирә дөньяның матурлыгын музыкаль сәнгать чаралары белән чагылдыру, бәйрәм кәефе тудыру.
Тәрбиячеләр белдерүенчә, чара кысаларында балалар әйлән-бәйлән уйнаган, көз турында җырлар башкарган, күңелле уеннарда катнашкан. Балаларның ата-аналары әйтүенчә, мондый чаралар балаларга яңа энергия бирә һәм алар көзнең матурлыгын күрә башлый.
Алар сүзләре буенча, "Карлугач" балалар бакчасында елның һәр чорына тематик чаралар үткәрелә һәм кечкенәләр аларда зур кызыксыну белән катнаша.
Фото: Сибай хакимиятенең мәгариф бүлеге