Ике нәни кыз дәваханәгә эләккән.
Кырмыскалы районында суд каршына 11 һәм 5 яшьлек үги кызларына һөҗүм иткән 38 яшьлек ир баскан. Бу хәл узган елның июлендә булган.
Исерек ир балаларның бүлмәдә утны сүндермәүләренә ачуланган һәм, аларны кыйнап, "акылга утыртырга" булган. Нәтиҗәдә, балалар дәваханәгә эләгә.
Кызларның берсендә табиблар кулының сынуын ачыклый.
Балаларның әниләрен ата-ана хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Ә ир 3,5 елга иректән мәхрүм ителгән.