Күптән түгел Уфаның бер йорты подвалында үлгән ир гәүдәсе табылды.
Хокук сакчылары җинаятьчеләрне республикадан чыгып качарга маташкан вакытларында тоткарлаган.
26 октябрьдә Уфадагы Чапаев урамы буенча шәхси йорт подвалында көч кулланып үтерелгән билгеләре булган 33 яшьлек ир-егетнең гәүдәсен тапканнар иде. Үтерүдә шикләнелүчеләр элек хөкем ителгән 30 һәм 22 яшьлек абыйлы-энеле ике ир булган, алар кылынган җинаятьтән соң ун көн буе Уфа территориясендә яшеренгән. Соңрак ир-егетләр республикадан Новосибирскига поездда китмәкче булган, әмма полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган.
Тикшерү версиясе буенча, 14 октябрьдә алар таныш хатын янына кунакка килгән, анда зыян күрүче дә булган. Ирләр ике көн дәвамында зыян күрүче белән талашкан, чөнки алар биредә бу ирнең булуы белән канәгать булмаган. Сугышу барышында шикләнелүчеләр иргә күпсанлы тән җәрәхәтләре ясаган. Анда урындык, көрәк сабы да кулланылган. Арытаба алар ирне подвалда калдырып киткән.
Әлеге вакытта бу хәлне тикшерү дәвам итә.