Төркия дәваханәсендә коронавирустан үлгән якташыбызны алып кайту өчен хатыныннан 2000 доллар таләп итәләр иде.
Болычева аныклап узганча, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча гәүдәне Ватанына алып кайту мәсьәләсе белән Антальяда Русия консуллыгы шөгыльләнә инде. Моннан тыш, республика хакимияте ике атна элек вафат булган ир ковидтан дәваланган клиникага 2000 долларны түли.
- Мәрхүмнең хатынына Төркия клиникасында дәваланган өчен шушы сумманы түләргә кушканнар, югыйсә, иренең гәүдәсен бирмәячәкләр. Радий Хәбиров боерыгы буенча бу мәсьәлә контрольгә алынды, бурыч түләнәчәк, - дип хәбәр итте ведомство рәисе.
Искәртеп узабыз: элегрәк Уфадан күптән көтелгән ялга киткән ир белән хатынның күңелсез тарихы турында язган идек. Алар анда коронавирус йоктырган һәм дәваханәгә эләккән. Хатын тиз арада савыккан, ә аның ире Сергейның үпкәләре җитди зарарланган. Ирне ИВЛ аппаратына тоташтыралар, тик тиздән ул, аңына килмичә, реанимациядә үлгән.