Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай йортында Уфа мэры Өлфәт Мостафин белән хушлашу хөрмәтенә матәм митингы үтте.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров сүз әйтергә озак әзерләнде, авыр сулады һәм күз яшләрен тыя алмады. Төбәк җитәкчесе өчен бу - шәхси югалту да.
– 2018 елның 29 октябрендә Өлфәт Мансур улы Уфа хакимияте башлыгы итеп сайланды. Ике елдан соң шушы ук көнне китте. Бу вакыт эчендә Өлфәт артык шау-шусыз, пиарсыз, үз-үзен мактатудан ерак булып эшләде. Дәшми генә үз хезмәтен башкарды. Ихаталарны, паркларны төзекләндерде, чистартты, юллар төзеде. Һәр көнне уфалыларның тормышы яхшырак булсын өчен көч салды.
Чынлап та, Уфа чиста, матур, уңайлы шәһәргә әйләнде. 2024 елда, башкаланың юбилеена Уфаның нинди булачагы хакында сөйләшә идек. Ләкин өлгерә алмадык...
Тормышта гаделсезлек күп. Аңа карата бу бик гаделсез. Авырый башлагач, ул болай диде: “Шеф, мин синең ышанычны акламадым, ахры”. Ул бик авыр чирләде. Бу безнең барыбызга да - саклану кирәклегенә ишарә. Ул бик күпкә иреште, – диде Радий Хәбиров һәм яшьләрен тыя алмады. – Әнисенә аны җирләргә туры килү, аның оныкларын сөя алмавы, дуслары белән сунарга бара алмаячагы бик гаделсез. Бүген төнлә ул минем төшемә керде. Елмая иде. Ул минем өчен шундый булып калачак та...”.
Матәм митингында мәрхүмнең хезмәттәшләре, дуслары да чыгыш ясады.