+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
31 октябрь 2020, 10:40

“Ышанычлы, зирәк иптәшебез булды”

Бүген Уфа мэры Өлфәт Мостафин белән хушлашуның матәм-митингында хезмәттәшләре, дуслары, якыннары, гаиләсе аны искә алды, мәрхүмнең казанышлары, шәфкатьле йөрәге, матур эшләре, тормышка ашмаган планнары турында сөйләде.

Бүген Уфа мэры Өлфәт Мостафин белән хушлашуның матәм-митингында хезмәттәшләре, дуслары, якыннары, гаиләсе аны искә алды, мәрхүмнең казанышлары, шәфкатьле йөрәге, матур эшләре, тормышка ашмаган планнары турында сөйләде.
Уфаның элекке вице-мэры, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Урындагы үзидарә, гражданлык җәмгыяте институтлары үсеше буенча комитеты рәисе Салават Хөсәенов югары һөнәри осталыкка ия, барлык гомерен туган төбәгенә хезмәт итүгә багышлаган кешенең дөньядан китүен кабул итү авыр булуын билгеләде.
– Аның өчен вак һәм зур мәсьәләләр юк иде. Миллионлы шәһәрнең тормышы туктаусыз ага, бу ритмга ияреп, уңайлы шартлар булдырыр өчен тырышып яшәде, үзен аямады. Зирәк өлкән иптәшебез булды. Ышанычлырак кешене табу авыр. Гадел, таләпчән иде. Өлфәт Мансур улы башкарган эшләрне, объектларны без күңелебездә саклаячакбыз, – диде ул.
– Бу көннәрдә барысы да хөрмәтле Өлфәт Мансур улы белән булган очрашуларын, проектларын искә ала. Ике ай элек ул мине Уфаның мәгариф хезмәткәрләренең педагогик киңәшмәсенә чакырды. Башта күргәзмәдә булдык. Ул конкрет проектларны гына белү түгел, балаларны да таный иде, социаль мәсьәләләргә җаны, йөрәге белән чумып, аларны кайгыртып яши иде. Аның истәлеге хакына без бергә төзегән идеяләребезне гамәлгә ашырырга тиешбез, – диде чыгышында Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитеты рәисе Лилия Гомәрова.
Фото: Олег Яровиков
Читайте нас