+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 ноябрь 2020, 13:40

Кафеда мәрхүмнәрне искә алырга ярыймы?

Республика Башлыгы Радий Хәбировның социаль челтәрдәге битенә халыктан күп сораулар килә. Аларга озак көттермичә җаваплар бирелә. Мәсәлән, кафеда халык җыеп, дин әһеле чакырып, мәрхүмне искә алырга ярыймы, дигән сорауга Башкортстан Башлыгы Хакимияте тарафыннан җентекле җавап бирелгән.

“Башкортстан Башлыгының 2020 елның 18 мартындагы “Яңа коронавирус инфекциясе таралу хәвефе белән бәйле Башкортстан Республикасында “Югары әзерлек” режимы кертү турында” Указына ярашлы, кафеда мәрхүмнәрне искә алулар (поминкалар) үткәрүдән тыелу хәерле.
Указның 21нче пунктындагы 3нче абзацта әйтелгәнчә, җәмәгать туклану оешмалары (ресторан, кафе, ашханә һәм башкалар) гражданнарга туй, юбилей, мәрхүмнәрне искә алуларны үткәрү кебек хезмәтләр күрсәтергә тиеш түгел. Өйдә искә алу үткәрү тыелмаган. Шулай да, өйдә үткәргән хәлдә дә, коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатында мөмкин кадәр азрак кеше чакыру, гигиенаның барлык таләпләрен үтәү, бәйләнешләрне минимальләштерергә киңәш ителә.
Рухани, дин әһелләрен чакырырга яравы-ярамавы турында указда язылмаган. Чакырыргамы-юкмы, үзегез хәл итәсез, ләкин хәвефсезлек чаралары һәм "Роспотребнадзор" киңәш-тәкъдимнәре турында онытмагыз. Указдагы соңгы үзгәрешләрне https://npa.bashkortostan.ru/29503/ карарга мөмкин”, – дип җавап биргән Башкортстан Башлыгы Хакимияте каршындагы Социаль челтәрләрдә халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү төркеме хезмәткәре Кристина Трегубова.
Фото: cafe-nevskoe.ru
Читайте нас