+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 ноябрь 2020, 18:00

Юлдан тизрәк алмакчы булганнар...

Стәрлетамакта кечкенә кызны машина бәрдергән.

Стәрлетамакта кечкенә кызны машина бәрдергән.

Стәрлетамакта бүген көндез кечкенә кызны җәмәгать транспорты тукталышыннан ерак түгел автомобиль бәрдергән. Бу хакта социаль челтәрләргә сылтама белән “Башинформ” хәбәр итә.

Бу хәлнең шаһиты ике ир-егетнең баланы юл читенә чыгарып куярга тырышуын видеога төшергән. Тик җыелган кешеләр ашыгыч ярдәм килгәнче моны эшләргә ирек бирмәгән, чөнки кызның кайсы да булса урыны сынуы, җитди җәрәхәтләр алуы ихтимал.

“Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, кыз исән. Бу хәл турында тулырак мәгълүмат ачыклана.

Фото:bashinform.ru
Читайте нас