Салават шәһәрендә тугызынчы сыйныф укучысы белән булган фаҗиганең нечкәлекләре билгеле.
Салават шәһәрендә 15 яшьлек үсмерне кулга алулары мөмкин. Аңа карата Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсе “саксызлык аркасында зыян күрүченең үлеменә китерү” мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Тикшерүчеләр ачыклавынча, 3 ноябрьдә тугызынчы сыйныф укучылары арасында низаг килеп чыккан.
"Шикләнелүче яшьтәшенең башына һәм тәненең башка өлешләренә берничә тапкыр суккан, аягы белән типкән. Нәтиҗәдә, зыян күрүче аңын югалтып егылган. Соңрак үсмер шәһәр дәваханәсенә китерелгән, анда аның үлеме теркәлгән», — дип хәбәр итәләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Экспертлар хәзер 16 яшьлек егетнең үлем сәбәбен ачыклый. Тикшерүчеләр шаһитлардан, үлемечле вакыйгада катнашучыларның гаиләләреннән сорау ала.
Фото:yakutia-daily.ru