Бөтендөнья ир-егетләр көне алдыннан Башкортстанда статистика мәгълүматлары игълан ителде.
Бөтендөнья ир-егетләр көне 2000 елдан башлап, ноябрьнең беренче шимбәсендә билгеләп үтелә.
Башстат мәгълүматларына караганда, 2020 ел башында Башкортстанда 1,893 миллионнан артык ир-егет яши, ягъни халык санының 46,9 проценты. Аларның 1,149 миллионнан артыгы республика шәһәрләренә туры килә. Авылларда 744 меңнән артык ир-егет яши.
"Гомумән алганда, узган елда Башкортстанда 21526 малай туган. Республикада 100 малайга 94 кыз туры килә, - дип ассызыклый статистлар. - Бу ел башында төбәкнең 100 ир-егетенә 113 хатын-кыз туры килде (30-34 яшьтә - 97, 60 һәм аннан да өлкәнрәк - 169)".
Җенесләр нисбәте начараю, нигездә, ир-егетләр арасында үлүчеләр саны арту сәбәпле килеп чыга.
Республикада элеккечә үк ир-егетләрнең көтелгән гомер озынлыгының (67,26 яшь) хатын-кызлар белән чагыштырганда (77,96 ел) түбән булуы проблемасы саклана.
Шул ук вакытта Башкортстан икътисадында мәшгуль халык составында 53 процентны ир-егетләр тәшкил итә.
Эшләүче ир-егетнең уртача яше - 40 яшь. 30 яшькә кадәр ир-егетләрнең - 22,2, 30-55 яшьтә – 62,7, 55 яшьтә һәм аннан да өлкәнрәкләрнең 15,2 проценты хезмәт эшчәнлеге белән мәшгуль.
Фото: syl.ru