+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 Ноября 2020, 08:50

Син дә фикереңне белдер!

“2021 елга һәм 2022-23 еллардагы план чорына Башкортстан Республикасы бюджеты турында” закон проекты буенча ачык тыңлаулар үткәрелә.

“2021 елга һәм 2022-23 еллардагы план чорына Башкортстан Республикасы бюджеты турында” закон проекты буенча ачык тыңлаулар үткәрелә.
Дәүләт җыелышы-Корылтай, “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрен файдаланып, “2021 елга һәм 2022-23 еллардагы план чорына Башкортстан Республикасы бюджеты турында” (арытаба – закон проекты) Башкортстан законы проекты буенча 3-10 ноябрьдә ачык тыңлаулар үткәрү турында хәбәр итә.
Закон проекты тексты Башкортстанның хокукый мәгълүмат порталында (www.npa.bashkortostan.ru) һәм “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның рәсми сайтында урнаштырылган.
Закон проектына караган “Гражданнар өчен бюджет” белән Башкортстан Финанс министрлыгының (https://minfin.bashkortostan.ru) рәсми сайтындагы “Ачык бюджет” бүлегендә танышырга була.
Ачык тыңлауларда Башкортстан территориясендә теркәлгән 18 яшьтән өлкән Русия Федерациясе гражданнары, федераль дәүләт власте органнары, аларның территориаль органнары, сәяси партияләр, Башкортстан территориясендә теркәлгән башка җәмәгать берләшмәләре һәм оешмалары, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша ала.
Закон проекты буенча сораулар һәм дәлилләнгән тәкъдимнәр, дәгъвалар һәм башка фикерләр агымдагы елның 10 ноябренә кадәр гражданның исем-шәрифе, туган көне, яшәү яисә теркәлгән урыны, оешманың, иҗтимагый берләшмәнең юридик адресы (әгәр граждан оешма, иҗтимагый берләшмә вәкиле булса) күрсәтелеп, 18: 00 сәгатькә кадәр kbudget@bashkortostan.ru электрон почта адресына җибәрелергә мөмкин.
Сораулар, тәкъдимнәр, искәрмәләр һәм башка фикерләр эчтәлеге җәмәгать тыңлаулары темасына туры килергә тиеш. Закон проекты буенча сораулар, тәкъдимнәр, искәрмәләр һәм башка фикерләрнең билгеләнгән таләпләргә туры килмәве һәм (яки) җәмәгать тыңлауларында катнашучының дөрес мәгълүмат тапшырмавы ачыкланган очракларда, ул каралмаячак.
Фото:Дәүләт җыелышы-Корылтай сайтыннан
Читайте нас