+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 ноябрь 2020, 07:05

Вице-премьер юл һәлакәтенә юлыккан

Аның сәламәтлеге өчен табиблар көрәшә.

Аның сәламәтлеге өчен табиблар көрәшә.

6 ноябрь кичендә Мәскәүдә Кутузов проспектында өч машина катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте булган, шуларның берсе — BMW - хөкүмәтнеке. Машинада вице-премьер Алексей Оверчук һәм аның шоферы булган. Бу хакта РИА «Новости» хәбәр итә.

Алексей Оверчук дәваханәгә озатылган. Авариядә барлыгы ике кеше зыян күргән.

Кутузов проспектында BMW, «Таврия» һәм "Nissan" бәрелешә. Башлангыч мәгълүматлар буенча, авариягә Оверчук автомобиле барган юлдагы бүлү полосасына чыккан «Таврия» машинасын йөртүче сәбәп булган.

Алексей Оверчук 2020 елның 21 гыйнварыннан Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары вазыйфасын башкара. Халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә дәүләт сәясәте, БДБ илләре белән хезмәттәшлек, БРИКС һәм «Егермелек төркеме» эшчәнлеге, халыкара үсешкә ярдәм итү мәсьәләләре белән шөгыльләнә.

Моңа кадәр Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары булып эшләгән.

Фото: Mash / Telegram.com


Читайте нас