Шушы көннәрдә социаль челтәрләрне Новосибирск өлкәсенең клиник туберкулез дәваханәсендә булган вакыйга шаулатты. Биредә эшләүче шәфкать туташы кечкенә кызны чәченнән умырып тоткан килеш палатага кертә һәм караватка ташлый. Бу хәлне шул палатада баласы белән яткан әни кеше видеога төшереп алган.
“Мин биредә балалар белән тикшерү үтәм. Иртәнге җидедә күрше палатадагы шау-шудан уянып киттем һәм барып карарга булдым. Шунда шәфкать туташының йөгереп барган кызны чәченнән күтәреп, йөзенә суккалавын күрдем. Бу коточкыч...” — дип язган ханым һәм мондый гамәлләрнең берсен видеокамерага "эләктергән".
“Известия” басмасы хәбәр итүенчә, шушы вакыйга Интернетка эләгеп шау-шу тудырганнан соң, шәфкать туташын эштән куганнар. Үз чиратында, төбәк буенча Прокуратура дәваханәдә бала хокукларын бозу факты буенча тикшерү башлаган.
Новосибирск өлкәсенең балалар омбудсмены Надежда Болтенко белдерүенчә, кызның хәле яхшы, аның әнисе янында түгел, чөнки ул дәваханәнең башка бүлегендә дәвалана.
Фото: tayga.info