+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 ноябрь 2020, 18:05

Өч яшьлек баланың өстенә тимер койма ауган…

Ә әтисе җаваплы оешманы судка биргән.

Ә әтисе җаваплы оешманы судка биргән.

Уфаның Калинин районы суды “Теплый дом” идарәсе компаниясеннән әхлакый зыян өчен компенсация түләттергән.

Башкортстан Прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, узган елның июлендә спорт мәйданчыгында өч яшьлек баланың өстенә металл койма ауган. Корылманың ныгытмасы төзек булмаган.

Нәтиҗәдә, бала җәрәхәтләр алган, сәламәтлегенә җиңелчә зыян килгән. Сабыйның әтисе, әхлакый зыян өчен компенсация таләп итеп, судка мөрәҗәгать иткән.

Прокуратура аның таләпләрен хуплаган. Нәтиҗәдә, суд идарәче компаниягә, әхлакый зыян өчен 20 мең сум күләмендә компенсация түләргә, дигән карар чыгарган.

Фото:rg.ru
Читайте нас