Билгеле шагыйрь, язучы, журналист, музыкант, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, республиканың Язучылар берлеге әгъзасы Мәүлет Ямалетдин дөньядан китте.
Аңа 73 яшь иде. Соңгы елларда ул Учалы районының Буранчы поселогында яшәде. Хезмәттәшләре әйтүенчә, гомере өзелүгә коронавирус белән бәйле катлаулылыклар сәбәпче булган. Соңгы көннәрен ул реанимациядә үткәргән.
Мәүлетбай Байгилде улы Ямалетдинов 1947 елның 5 мартында Учалы районының Аслай авылында туган. Уфа музыка педагогия училищесын тәмамлагач, Баймак, Сибай мәктәп-интернатларында музыка укыта, Учалы районының Уральск поселогындагы музыка мәктәбендә директор була.
1987 елда Мәскәүдәге Югары әдәби курсларны тәмамлый. Учалыдагы Балалар музыка мәктәбендә музыка училищесында курай классы буенча укыта, “Ирәмәл” башкорт халык үзәген җитәкли. 1991 елда ул Учалы язучылар оешмасының җаваплы секретаре була.
Уфага күчеп, “Ватандаш” журналының баш мөхәррир урынбасары булып эшли. 1997-2001 елларда Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтайда Секретариат бүлеге мөдире була. 2001 елдан “Агыйдел” журналында проза бүлеген җитәкли. Соңыннан янә кече ватанына кайта һәм Учалы язучылар оешмасына җитәкчелек итә.
Мәүлет Ямалетдин – 20дән артык китап авторы. Беренче шигырьләр җыентыгы – “Ирәмәл” 1978 елда дөнья күрә, соңыннан бер-бер артлы шигырьләр һәм әкиятләр китаплары басыла. Иҗатында фольклор һәм тарихи сюжетларны киң куллана, эпос-дастаннар, поэма-эпос, кобаер, робагыйлар, тарихи повестьлар иҗат итә.
Республика чәчәннәр ярышларында еш катнаша. Казахстандагы Халыкара төрек поэзиясе фестивале лауреаты була.
Иҗатында еш кына Коръәнгә, аның мотивларына мөрәҗәгать итә. Изге китапның тәрҗемәләрен эшли.
Мәүлет Ямалетдин талантлы тәрҗемәче буларак та таныла. Анна Ахматова, Василий Шукшин, Сергей Есенин һәм башкаларның әсәрләрен башкортчага тәрҗемә итә.
Казанышлары өчен “Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” исеме бирелгән, “Башкортстан Республикасында фидакарь хезмәте өчен” билгесе, Салават Юлаев ордены белән бүләкләнгән. Муса Мортазин, Мөхәммәтша Бурангулов, Фатыйх Кәрим һәм Рәмзәлия Хисаметдинова исемендәге әдәби премияләр белән бүләкләнгән.