Башкортстанның Авыргазы районында 8 ноябрь кичендә Уфа — Ырынбур автомобиль юлының 60нчы чакрымында җәяүлене бәрдергәннәр.
ЮХХДИ мәгълүматларына караганда, Зианчура районында яшәүче 30 яшьлек ир-егет "Hyundai Accent" автомобиле белән Туймазы районында яшәүче 32 яшьлек кешене бәрдергән. Полиция хезмәткәрләре белдерүенчә, җәяүле юл кагыйдәләрен бозмыйча юл аша чыгып барган булган.
Кызганычка каршы, ир-егет авария урынында үлгән. Машина йөртүче дә тән җәрәхәтләре алган. ЮХХДИ хезмәткәрләре бу хәл буенча тикшерү башлаган.
ЮХХДИ хезмәткәрләре мәгълүматлары буенча, соңгы тәүлектә Башкортстан юлларында 9 авария теркәлгән, аларда бер кеше үлгән һәм 13 кеше төрле җәрәхәтләр алган.
Фото: "Башинформ" агентлыгы