+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 ноябрь 2020, 06:25

Бизмәндә – балаң бәхете!

“Яман гадәт — яман чир” сәхифәсенең соңгы чыгарылышында “Әни, эчмә!” дигән шигырьне укыгач, күзләрем яшьләнде. Әйе, әни эчсә, дөнья ишелә, дигәннәре дөрес. Әлбәттә, әтиләр күбрәк яшь түктерә балалардан. Күптән түгел үзем дә шундый хәлгә тап булдым.

“Яман гадәт — яман чир” сәхифәсенең соңгы чыгарылышында “Әни, эчмә!” дигән шигырьне укыгач, күзләрем яшьләнде. Әйе, әни эчсә, дөнья ишелә, дигәннәре дөрес. Әлбәттә, әтиләр күбрәк яшь түктерә балалардан. Күптән түгел үзем дә шундый хәлгә тап булдым.

Авылга кайткач, хәлләрен белеп чыгыйм әле, дип, күршеләремә кердем. Алар — әле яшь гаилә, ике балалары үсә. Кызлары – алтынчы, уллары икенче сыйныфта укый.
Шәфкать туташы булып эшләүче Әнисә елый-елый ашарга әзерләп йөри. Исәнлек-саулык сорашкач, моң-зарларын түкте:
— Күпме түзәргә, күпме кеше өендә кунарга була?! Балаларга дәрес әзерләргә дә мөмкинлек юк бит. Ни җитмидер бу кешегә?! Эштән кайтуына аш пешкән, юыл­ган, җыелган...
Шул арада эштән исерек ире дә кайтып керде. Мин булгач, тузынып тормады, барып караватына ауды. Уллары өстәлдә күңелсез генә нәрсәдер язып утыра. Янына килеп утырдым. Язуы матур, хәрефләре энҗе кебек тезелгән. “Бик матур итеп нәрсә язасың?” – дим.
— “Әтием, эчмә!” – дип, хат язам. Әти эчкән көннәрдә миңа күңелсез булуын, әнинең дә, апамның да, минем дә елавымны язарга уйлыйм. Әйткәнне генә аңламый бит. Ә мондый хатны ямьсез итеп, хаталы итеп язып булмый. Улының зур үскәнен күрсен, — диде ул, олыларча җитди итеп.
Сүзсез калдым. Эчкечелекнең юньлегә илтмәвен сигез яшьлек малай да белә. Нигә соң әтиләре белми? Нигә алар балаларының бәхете куелган бизмәннең икенче тәлинкәсенә хәмер шешәсе утырта? Барлык балаларның да бәхетле буласы килә бит. “Ничек аң­ла­тырга, ничек ярдәм итәргә соң мондый бәхетсез гаи-ләләргә?” – дигән борчулы сораулар белән чыгып киттем мин алардан...

Светлана РӘХИМОВА.
Фото: мк.ру
Читайте нас