Республика Башлыгы Радий Хәбиров суррогат сатучылар турында хәбәр итүчеләрне дәртләндерү инструментын булдыру зарурлыгын белдерде.
Октябрь ахырында төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешенә каршы көрәш буенча соңгы нәтиҗәләр һәм алдагы чаралар турында фикер алыштылар.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы тору идарәсе начальнигы Роберт Мөрсәлимов белдерүенчә, агымдагы елның тугыз аенда законсыз әйләнештән 56 мең литрдан артык алкоголь һем спиртлы продукция алынган, Сибай, Стәрлетамак, Нефтекама һәм Бөредә алты яшерен цехның эшчәнлеге туктатылган. Тикшерү материаллары буенча 142 җинаять эше кузгатылган. Әлеге контрафакт алкоголь йогышлы авыруларны кисәтү өчен антисептиклар сыйфатында кулланыла торган дезинфекция чараларына эшкәртеләчәк.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча быел алкогольле продукция сату кагыйдәләрен бозуның 236 очрагы ачыкланган. Ваемсыз сатучыларга барлыгы 10 миллион сумлык штраф салынган. Бу хакта сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев хәбәр итте.
— Күпфатирлы йортларда “наливайка”ларны тыю иҗтимагый хәвефсезлеккә уңай йогынты ясады, – диде Алексей Гусев. — Тәүлек буе эшли торган 64 җәмәгать туклануы объекты, лицензияләрне яңадан рәс-миләштереп, 8:00дән 23:00гә кадәр эшләүче кибет форматына күчте. Шулай итеп, илледән артык күпфатирлы йорт төнге вакытта уңайсызлыклардан һәм тавыш чыганакларыннан арынды, бу исә криминоген хәлне дә яхшыртырга мөмкинлек бирде.
Ул белдерүенчә, быел республикада спиртлы эчемлекләр сатуга 119 эшкуар лицензия алган. Шул ук вакытта Уфада сыра кибетләре саны сизелерлек кимеде. Әйтик, “2ГИС” мәгълүматларына караганда, Уфада коронавирус пандемиясе фонында шундый нокталарның 30 проценты ябылган. Октябрь башына башкалада рәсми рәвештә 325 сыра кибете эшләгән.
— Пандемиягә, ваклап сатуда, җәмәгать туклануында тискәре тенденцияләргә карамастан, республика бюджетына алкоголь базарыннан акцизлар күләмен узган елгы дәрәҗәдән арттыруга ирештек, бу — 8 миллиард сумга якын, — дип белдерде министр.
Күренүенчә, быел республика халкы азрак эчә башламаган. Әлеге министрлык статистикасыннан күренгәнчә, былтыр алкогольле продукцияне ваклап сату — 4,91, ә шушы елның алты аенда 2,22 миллион декалитр тәшкил иткән.
Чарада республика Башлыгы Радий Хәбиров законсыз спиртлы продукция сатучылар турында хәбәр итүчеләргә премияләр бирергә тәкъдим итте.
“Бу теманың ни дәрәҗәдә актуаль булуын аңларга кирәк. Хәтерегездәме, ике ел элек, без бу эш белән шөгыльләнә башлаганда, облавалар оештыра идек, Әбҗәлил районына барып, анда бу “янгынны” сүндердек. Хәзер бу чирнең кайда баш күтәрүен ачыкларга кирәк. Таләп ителә икән, ялган аракы сатылган районга барып, аны тулы программа буенча “чистарту” зарур, бу әлеге агуны сатучы кешеләр бөтенләй булмасын өчен кирәк”, — диде Радий Хәбиров.
Төбәк Башлыгы билгеләп үткәнчә, “бутлегерларга каршы көрәштә бернинди әхлакый, тоткарлый торган факторлар булырга тиеш түгел”, суррогат сату урыннары турында хәбәр итүчеләрне хупларга кирәк.
“Бу эшне “Башспирт” оештырсын. Кем кайда астыртын сәүдә алып барылуын күрсәтә, шул “Башспирт”тан премия ала. Мондый тәҗрибә булган иде. Димәк, хәзер аны тергезергә кирәк. Бу зәхмәткә каршы көрәшкәндә ниндидер әхлакый принципларга таянырга кирәкми, дип кабатлап әйтәм. Аны бары тик юк итәргә генә кирәк”, — дигән нәтиҗә ясады Радий Хәбиров.
Шул ук вакытта республикада алкоголь белән агуланудан үлүчеләр саны кискен кимегән. Бу исә бутлегерларга каршы көрәшнең нәтиҗәлелеген раслый.
Әйтик, 2018 елда республикада суррогат аркасында 211 кеше үлгән булса, узган елда — 99. “Былтыр алкоголь белән агуланудан үлүчеләр саны республикада һәр 100 мең кешегә 2,4 кеше тәшкил иткән. Бу ил буенча уртача күрсәткечтән ике тапкыр кимрәк”, — дип билгеләп үтте Алексей Гусев.
“Быел да алкогольдән үлүчеләр санын киметү буенча уңай динамика күзәтелә. Сигез айда Башкортстанда шушы сәбәпле үлүчеләр саны 42 кешегә кимегән”, — дип белдерде сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.