16 яшьтән кечерәк балаларга суккан өчен өлкәннәргә чит кешегә һөҗүм иткәндәге кебек үк җәза биреләчәк.
Шотландиядә тәрбияви максатта балаларга сугу тыела. Бу хакта Express and Star басмасы хәбәр итә.
7 ноябрьдә үз көченә кергән яңа закон нигезендә, 16 яшьтән кечерәк балаларны кыйнаган һәм суккан өчен өлкәннәргә чит кешегә һөҗүм иткәндәге кебек үк җәза биреләчәк.
Шотландиянең балалар эшләре буенча министры Мари Тодд ассызыклавынча, балаларга сугарлык сәбәпләр юк һәм аларга карата рәхимсезлекне акларга ярамый.
Шотландия балаларны физик җәзалауга закон нигезендә тыю керткән 57нче ил булды. Киләсе елның гыйнварында шундый ук законны Уэльста да хупларга мөмкиннәр, ул кабул ителгән очракта 2022 елда эшли башлаячак.
Шуңа да карамастан, Англиядә һәм Төньяк Ирландиядә мондый законнарны әлегә кабул итү планлаштырылмый.