Кичә кич Стәрлетамак районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган.
Кичә Стәрлетамак районында Стәрлетамак - Раевка автоюлының 15нче чакрымында 29 яшьлек ир "Лада Гранта" машинасы белән борылышта идарә итә алмыйча, юл кырыена төшеп киткән. Водитель җитди җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган. Беренчел мәгълүматлар буенча, аның машинасында җәйге тәгәрмәчләр булган.
ЮХХДИ хезмәткәрләре бүгеннән барлык водительләрдән машиналарына кышкы тәгәрмәчләрне куюны таләп итә.
Гомумән, соңгы тәүлектә 9 авария теркәлгән, аларда 9 кеше төрле җәрәхәтләр алган. ЮХХДИ хезмәткәрләре юл кагыйдәләре бозуның 2300 очрагын теркәгән, шулай ук, 30 исерек водительне тоткарлаган.
Фото: ufa.mk.ru сайтыннан