+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 ноябрь 2020, 13:42

Автобуска пистолеттан атканнар...

Аллаһка шөкер, бер кешедә зыян күрмәгән.

Аллаһка шөкер, бер кешедә зыян күрмәгән.


Кичә кич Чиләбенең Трактор заводы урамында 91нче рейс автобусына пистолеттан атканнар. Зыян автобуска гына килгән: тәгәрмәчләре тишелгән, тәрәзәләре ватылган.


Хокук сакчылары бу хәл турында Интернет челтәреннән генә белгән. Автобус водителе аларга мөрәҗәгать итмәгән. Әлеге вакытта алар фаҗига очрагы буенча тикшерү башлаган.


Шәһәрлеләр фикеренчә, маршрутка атуның сәбәбе - пассажирлар ташу базарында көндәшлек. Алар белдерүенчә, ташучылар арасындагы "сугыш" инде берничә ел дәвам итә.


Фото: vk.com/region_chelyaba сайтыннан
Читайте нас