+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 ноябрь 2020, 13:00

Бер адәм актыгының тагын бер җинаяте...

Монысы - Башкортстан кызы турында...

Монысы - Башкортстан кызы турында...
Атаклы маньяк, "Новоуральский потрошитель" кушаматы буенча билгеле булган җинаятьче тагын бер җинаяте турында сөйләгән. Билгеле булуынча, ул көчләү һәм ун кызны үтерү өчен катгый режимлы колониядә гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән иде.
Евгений Петров (маньякның исеме) тикшерүчеләргә сөйләгәнчә, 2001 елның сентябрендә ул тагын бер кешене - Башкортстанның Мәчетле районыннан 17 яшьлек студент кызны үтергән. Ул вакытта көчләп үтерелгән студент кызның гәүдәсен Бөре - Сатка автомобиль юлыннан бер километр ераклыкта очраклы үтеп баручылар тапкан иде. Кызның туганнары һәм тикшерүчеләр рәхимсез үтерүчене табу өметен югалтмады. Һәм менә 45 яшьлек җаһил кылган гамәлен таныган.
Фото: ufa.kp.ru
Читайте нас