Уфа табибларына 300 килограмм бал һәм 800 термобелье комплектлары таралды.
“Безнең хәстәрлек” үзәге волонтерлары Нефтекама эшкуарларыннан табиблар өчен җылы эчке кием алып килде. 800 комплектны иртәгә үк Уфаның “Ашыгыч ярдәм” подстанцияләренә таратачаклар.
Салкыннарда фельдшерларга шәхси саклану чараларын кышкы кием өстеннән кияргә туры килмәячәк.
300 килограмм бал – табибларга Башкортстан эшкуарлары бүләге. Чәй янына татлы күчтәнәчне ковидлы авыруларны дәвалаучы Уфаның биш дәваханәсенең табиблары һәм шәфкать туташлары алды.