Депутатлар өйдә эшләүчеләргә карата җитди документ әзерләде.
"Бердәм Русия" партиясеннән депутатлар һәм сенаторлар закон проектына төзәтмә әзерләгән. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.
Әлеге документта эшчәнлеген читтән башкаручы хезмәткәрне нинди очракларда эштән азат итү критерийлары билгеләнә.
"Әгәр дә хезмәт функциясен үтәү чорында дистанцион хезмәткәр ике эш көне рәттән эш бирүче белән нигезле сәбәпсез бәйләнешкә чыкмаса, хезмәт килешүе өзелергә мөмкин", - диелгән текстта.
Моннан тыш, хезмәткәр яшәү урынын алыштырып, анда элекке режимда хезмәт бурычларын үти алмый икән, бу очракта да аны эштән азат итәргә рөхсәт ителә.
Эштән китү турындагы боерыкны хезмәткәргә электрон рәвештә тапшырырга мөмкин, әмма өстәмә рәвештә өч эш көне дәвамында кәгазь күчермәсен заказлы хат белән җибәрергә кирәк булачак.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, хезмәткәрләрне “удаленка”га күчергәндә аларның хезмәт хакы, эш күләме сакланган очракта, киметелә алмый иде.
Фото:ferra.ru