Коронавирус пандемиясе кискенләшүгә бәйле рәвештә, «Бердәм Русия» төбәк башкарма комитеты халыкка ярдәм итү буенча өстәмә чаралар күрә.
Партия "Сезнең турында кайгырту белән» бердәм волонтерлык акциясе кысаларында мохтаҗ гражданнарга бушлай азык-төлек җыелмалары китерә. Бу юлы адреслы ярдәмне Нефтекама шәһәрендә яшәүче аз керемле гражданнар алды. Волонтерлар белән бергә бу эштә «Бердәм Русия» төбәк башкарма комитеты җитәкчесе, БР Дәүләт Җыелышы рәисе вице-спикеры Рөстәм Әхмәдинуров катнашты.
Рөстәм Марат улы шулай ук волонтерлар штабында эшнең ничек оештырылуы, ничек барышы турында сөйләште, шулай ук волонтерларга маска, медицина перчаткалары, антисептик чаралар, саклагыч костюмнар тапшырды.
Бу көнне Рөстәм Әхмәдинуров башка эшлекле очрашуларда да булды, шулай ук шәһәр хакимияте хезмәткәрләре белән хоккей уенында катнашты.