Илеш районының Югары Манчар авылында яшәүче Рәйлә Зарипова өч ел инде “Башинформсвязь”дән Интернетка тоташа алмауларына зарланган.
“Авылда мондый мөмкинлек бар. Ләкин “техник мөмкинлекләр юк” дип гел баш тартып киләләр. Димәк, минем балам дистанцион укый алмаячак, чөнки Интернет юк”, — дип язган ул.
Әлеге мөрәҗәгатькә Илеш районы хакимияте башлыгы урынбасары Илнур Хәйбрахманов җавап бирә.
“Башинформсвязь” акционерлар җәмгыятенең интернет хезмәтенә тоташтыру буенча заявкагыз каралды. Шушы елның 29 октябренә Югары Манчар авылындагы сезнең йортыгызга Интернет тоташтырылды”, — диелгән анда.
“Уфаның Академик Королев урамындагы 2/2нче йортның беренче подъездында инвалид яши. Ул кеше ярдәменнән башка хәрәкәт итә алмый. 2018 елдан “УЖХ Сипайловский” идарәче компаниягә беренче катта баскыч рәшәткәләре кую үтенече белән мөрәҗәгать итсәк тә, үзгәреш булмады.
Җиде текә баскычтан күтәрелү йортта яшәүче балаларга да, өлкәннәргә дә җиңел түгел. Шушы мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итегез”, — дип язган Марина Мостафина социаль челтәрләрдә.
Әлеге мөрәҗәгатьне “Инцидент” системасы теркәгән һәм ул Уфаның Октябрь районы хакимиятенә җибәрелгән. Аннан килгән җавапта әлеге мәсьәләне озак вакыт хәл итмәгән Торак хуҗалыгы идарәсе җитәкчесенә шелтә белдерелүе турында әйтелә. Бүгенге көнгә беренче кат баскычларына рәшәткәләр куелган.