Мәҗит Гафури исемендәге мәдәният фонды җитәкчесе Люция Камаева шулай ди.
Тирә-ягыбызда күпкырлы шәхесләр байтак. Шундыйларның берсе — Люция Камаева. Ул “Мәҗит Гафури исемендәге мәдәният фонды” төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, психология фәннәре кандидаты, педагогия һәм социаль фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы. Аның исеме Русиядәге уңышлы кешеләрнең халыкара “Кто есть кто” энциклопедиясенә кертелгән. Ул, шулай ук, Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы да.
Люция Камаева кебек кешеләрне “тынгысыз җан” диләр. Гадәттә, нәкъ шундый кешеләр төрле башлангычларның алгы сызыгында тора да. Люция Камаеваның тормыш юлы да һәрвакыт эзләнүдә, яңарышта, иҗади хәрәкәттә үтә дияр идем мин.
Люция Мозакир кызы — Башкортстанның халык шагыйре Мәҗит Гафуринең оныгы Халит Гафури хатыны. Ул бу гаи-ләдә килен кеше генә булса да, иҗат мирасын төп саклаучы һәм яклаучы булып тора.
Аның бу гаиләгә килеп керү тарихы да бик үзенчәлекле. Ул үзе бу хакта болай дип сөйли:
“Мин 1960 елның 25 сентябрендә Салават шәһәрендә туганмын. Урта мәктәпне тәмам-лагач, Башкорт дәүләт педагогия институтында биология һәм химия укытучысы белгечлеге буенча югары белем алдым. Юллама буенча Ишембай районының Янурыс авылында урта мәктәптә эшләдем. Аннары Салават педучилищесында биология фәнен укыттым. Уфа шәһәренә күченгәч, Башгидромет оешмасында инженер-химик булып эшли башладым һәм бер үк вакытта фәнни эш белән шөгыльләндем. Нәкъ шул елларны, сәламәтлегем какшау сәбәпле, миңа массаж ясатырга туры килде. Ахирәтем, Уфада иң танылган массажист — ул Халит Гафури, диде һәм миңа аның адресын бирде. Шулай итеп, мин Гафуриләрнең өйләренә массажга йөри башладым. Бу фатирга барып кергәч тә, гаиләнең бик гади генә яшәве күзгә чалынды. Өстәвенә, Халит Ән-вәр улының хатыны да авырып, урында гына ята икән. Массажга барганда, ярдәм йөзеннән, кибеткә кереп, азык-төлек тә алып килер булдым. Йорт эшләрендә дә ярдәмләшергә тырыштым. Шулай итеп, Халит белән дә, аның хатыны Земфира белән дә уртак тел таптык. Ә инде сеансларым тәмамлангач, әгәр дә ярдәм кирәк булса шалтыратыгыз дип, телефон номерымны калдырдым. Берникадәр вакыт узгач, алар миңа шалтыратты һәм үзләрендә яшәргә тәкъдим ясады. Ул вакытта, чынлап та, минем үз почмагым юк иде. Мин бу тәкъдимне кабул иттем һәм урында яткан Земфираны карауны да үз өстемә алдым. Бакыйлыкка күчәргә бер ел вакыты калгач, ул шигырьләр иҗат итә башлады. Мин аларның барысын да машинкада бастым. Халит язган шигырь, хикәяләрне дә тәртипкә китереп, гәзитләргә биреп бардым. Ничектер бер иҗади мохиттә яшәдек. Земфира үзенең соңгы сәгате җиткәнлеген алдан белгәнгә күрә миңа: “Халитне ялгызын калдырма! Аңа бик авыр булачак”, — диде. Аны соңгы юлга озаткач, мин ул фатирдан китмәдем. Менә шулай булды минем Гафури гаиләсенә килеп керү тарихы. Халит белән без 25 елга якын бергә гомер кичердек. Улыбыз Мирсәет туды. Ул бүген БДУда белем ала.
Мәҗит Гафури иҗаты белән мин балачактан таныш идем. Әнием аның шигырьләрен яттан сөйләде. “Кара йөзләр” — иң яраткан спектаклем булды. Ә инде Гафуринең оныгы белән танышкач, мин Халиттән картәтисе турында гел генә сораштырыр булдым, кызыксындым, ә ул үзенең хатирәләре белән бүлеште.
Гомер узган саен мин бу гаиләгә очраклы гына килеп кермәгәнлегемне аңладым. Һәм Мәҗит Гафури иҗаты белән ныклап кызыксынып, аны өйрә-нә башладым. Мин моны үзем-нең бурычым дип кабул иттем. Шулай итеп, 2004 елда Уфада “Мәҗит Гафури исемендәге мәдәният фонды” төбәк иҗтимагый оешмасы булдырдык. Әлбәттә, бу эшне без Халит белән бергә башкардык. Шулай ук безгә зур ярдәм күрсәтүчеләр профессор, психология фәннәре докторы Гесиод Әминев, БАССРның халык артистлары Зәкия Арсланова, Зәки Мәхмү-тов, Башкортстанның халык рәссамы Владислав Меос булды.
Хәзерге вакытта фонд 50гә якын актив әгъзаны үз эченә ала. Аның сафында танылган фән һәм мәдәният эшлекле-ләре, язучылар, журналистлар, укытучылар, студентлар – Мәҗит Гафури иҗатын яратучылар. Инде бу фондның филиалы Екатеринбургта да ачылды. Алар да бик актив эшчәнлек алып бара.
Фонд эшли башлаганнан алып, бихисап эшләр башкарылды дип әйтә алам. Мәсәлән, Мәҗит Гафуринең “Адәм һәм Иблис” шигъри һәм проза әсәр-ләре җыентыгын Флүр Сибәга-тов белән берлектә бастырдык. 2006 елда Мәктәп китапханәсе” сериясендә “Гафури Уфада” открыткалар комплектын төзедек. 2008 елда Мәҗит Гафуринең “Сайланма әсәрләр”, шул ук елны “Мәҗит Гафуригә гөлләмә”, төрле буын шагыйрьләренең аңа багышланган шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.
2011 елда шагыйрьнең төрле әсәрләренең биш брошюрасыннан һәм аның үзе турында Төркия белән берлектә Мәҗит Гафуринең башкорт һәм төрек телләрендәге “Бу дөньяны тотып торган мәхәббәт...” китабы, 2019 елда Мәҗит Гафуринең Кырымда иҗат ителгән шигырь-ләре һәм замандашларының Кырымдагы тормышы турындагы истәлекләр җыентыгы нәшер ителде. Мәҗит Гафури тормышына һәм иҗатына багышланган фәнни-гамәли конференцияләр җыентыклары да эшләнде.
Башкортстанның, шулай ук, башка төбәкләрдән килгән вәкилләр Мәҗит Гафури иҗатын өйрәнү һәм популярлаштыруга керткән өлешләре һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Мәҗит Гафури исемендәге иҗтимагый премия һәм медаль белән бүләкләнә.
Китапханәләрдә, югары уку йортларында җәмәгатьчелек һәм яшьләр белән күпсанлы очрашулар, “Мәҗит Гафурине укыйбыз” дигән халыкара конкурслар, “Мәҗит Гафури булган урыннар буйлап” экскурсияләр, Мәҗит Гафури исемендәге мәктәпне тәмамлаучыларның очрашулары, “Башинформ” агентлыгында “түгәрәк өстәл-ләр” үткәрелә. Фонд Мәҗит Гафуринең Уфадагы һәм Җилем-Карандагы музейлары бе-лән тыгыз хезмәттәшлек итә. “Кырым хатын-кызлары” оешмасы белән мәдәни хезмәттәшлек турында килешү бар. Моның нәтиҗәсе буларак, фонд Кырымда Волошин фестивалендә актив катнашты.
Мәҗит Гафуринең 125, 130 еллыгына фәнни конференцияләр дә үткәрелде. Ел саен Мәҗит Гафуринең туган көнендә шигырь бәйрәме оештырабыз. Быел дөньяда таралган пандемия аркасында бу бәйрәмнәр онлайн форматта узды”.
Люция Мозакир кызы белән әңгәмә вакытында, аның зыялылыгы, үз эшенә мөкиббән китүе таң калдырды. Ул Гафури иҗатын тирәнтен өйрәнгән, белгән, хөрмәт иткән шәхес. “Киләчәккә планнарыгыз белән дә таныштырыгыз әле”,— дигәч, ул болай диде:
“Бүгенге эшләребезнең барысы да киләчәк буын өчен. Ни генә дисәң дә, Мәҗит Гафури татар һәм башкорт әдәбиятларының классик язучысы – кү-ренекле шагыйрь, прозаик, публицист һәм драматург. Ул үз халкы өчен армый-талмый хезмәт иткән. Аның хезмәтләрен санап китсәң, кулдагы бармаклар да җитмәс иде. Академик Гайса Хөсәенов, профессорлар Суфиян Сафуанов, Әхәт Нигъмәтуллин юкка гына: “1906 елда Гафури Уфага килгәч, бу шәһәр Казан, Ырынбур, Әстерхан кебек үк әдәби үзәккә әйләнә”, — димәгән бит. Гафури Башкортстан Язучылар берлеген төзү эшенең башында тора. Республика оешкан чорда бер генә иҗтимагый, фәнни, әдәби, сәяси хәрәкәт тә Гафури катнашлыгыннан башка узмый.
Башкортстанның беренче халык шагыйренең исемен мәңге-ләштерү өчен башкарасы эшлә-ребез бихисап. Мәсәлән, Мәҗит Гафури исемендәге премия бүгенгә — иҗтимагый. Киләчәк-тә без аның дәүләт премиясе булырына ышанабыз һәм өмет-ләнәбез. Шулай ук, Мәҗит Гафуринең тулы академик җыентыгын чыгару мәсьәләсе дә уңай хәл ителер, дип уйлыйм. Әлбәттә, бу республиканың әдәбият белгечләре, Фәннәр академиясе галимнәреннән зур эш башкаруны таләп итә. Шулай булуга карамастан, бу изге эш тә башкарылып чыгар, дип уйлыйм.
1912 елның апрель аенда ике бөек шагыйрь — Габдулла Тукай һәм Мәҗит Гафури очрашкан урында ял паркы-сквер булдырырга телибез. Уфалылар һәм башкала кунаклары өчен бу зур әһәмияткә ия урын булыр иде.
Белүебезчә, Гафури башкорт халкының бай тел иҗатын саклауга да зур игътибар бирә. Шул максат белән ул 1910 елда Асылыкүлгә бара һәм шул төбәктә яшәгән башкорт чәчәннәрен, курайчыларын җыеп “Зая-түләк һәм Сусылу” эпосын яза, аннары шигъри эшкәртеп нәшер итә. Менә шул Асылыкүл буенда истәлек ташы кую теләгебез дә бар.
Бүгенге көндә безне “Кара йөзләр” балетын тергезү мәсьәләсе дә борчый. 1965 елда балетмейстер Хашим Мостаев тарафыннан Халик Заимов һәм Александр Чугаев музыкасына “Кара йөзләр” балеты куелуын барыбыз да яхшы беләбез. Бу балет үз вакытында бик югары бәһа алган. Шуңа күрә дә ул яңа версиядә тергезелсә, бик яхшы булыр иде.
Тагын да кабатлыйм — боларны без киләчәк буын өчен башкарырга тиешбез.
Тормышка ашырасы хыяллар күп инде ул. Шуларның тагын берсе — ирем Халит Гафуринең әти-әнисе, балачагы турындагы истәлекләрен китап итеп чыгару. Әйтергә кирәк, Халитнең язу стиле бик үзен-чәлекле иде. Аның балалар өчен чыгарылган “Минем песи дустым белән һәрвакыт кызыклы” китабын балалар да, өлкәннәр дә яратып кабул иттеләр”.
Менә шулай армый-талмый эшли “Мәҗит Гафури исемен-дәге мәдәният фонды” төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Люция Камаева. Мәкалә башында мин аны “тынгысыз җан” дидем. Әйе, иҗтимагый эшләрдән тыш, Люция Мозакир кызы мәкаләләр, хикәяләр яза, рәсем-нәр дә ясый. Аның бер генә көнне, сәгатьне, минутны да бушка үткәрмәгәнен күреп, кешенең тормыш юлы никадәр бормалы һәм катлаулы язмыш юлыннан үтсә дә, күңел түре матур, кылган гамәле һәрвакыт саф булып калырга тиеш дигән инану тагы да ныгый.
Зөһрә ИСЛАМОВА.