+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 ноябрь 2020, 11:05

Әниең бит ул...

Коточкыч җинаять өчен үсмергә нинди җәза бирелер?

Коточкыч җинаять өчен үсмергә нинди җәза бирелер?
Әлмәт шәһәрендә өйдә укыган 13 яшьлек үсмер 36 яшьлек әнисен суйган һәм мәет белән фатирда яшәвен дәвам иткән.
Чыганак мәгълүматлары буенча, пычак белән яраланган хатын-кызның гәүдәсе 11 ноябрьдә якынча 15 сәгатьтә Радищев урамындагы йорт фатирында табылган. Үтерү 25 октябрь иртәсендә булган.
Беренче мәгълүматлар буенча, әнисе белән улы арасында низаг килеп чыккан. Хатынның улын мыскыл итүе ихтимал. Хатын телефонны алмагач, аның әнисе әлеге фатирга килә. Әмма ишекне ачучы булмый. Арытаба ул участковыйны чакырта. "Ишекне ватып кергәндә малай шунда басып тора иде. Без аны да үлгән дип уйлаган идек. Ул үзен тыныч тотты. Һәм әлеге вакытта бәрәңге кыздыруын әйтте, - ди күршеләре.
Үсмерне шунда ук дәваханәгә җибәргәннәр. Билгеле булуынча, Русиядә үтерү өчен җинаять җаваплылыгы 14 яшьтән башлана.
Фото:indienews.ru
Читайте нас