Русиядә җәмәгать урыннарында әдәпсез сүгенү җинаятькә әйләнергә мөмкин.
Русия Дәүләт думасында сүгенергә яратучыларны хөкем ителүчеләр эскәмиясенә озатырга тәкъдим итәләр.
Дәүләт думасының Мәдәният буенча комитеты рәисе урынбасары Елена Драпеко фикеренчә, җәмәгать урынында сүгенү «хулиганлык» яки хәтта «явыз хулиганлык» буларак квалификацияләнергә тиеш. Әлеге мәддәләр өчен Җинаять кодексында берничә елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Әлегә безнең илдә җәмәгать урынында сүгенгән өчен административ җәза — 1000 сум штраф яки 15 тәүлеккә кулга алыну гамәлдә.
Фото: supruzhestwo.ru