Мәскәүдә Яңа ел бәйрәмнәре үткәрелмәячәге хакында хәбәр иткән идек инде. Ә бу җәһәттән безнең Башкортстанда нинди чикләүләр кертеләчәк, белик әле.
Яңа ел бәйрәмнәре чорында безнең республикада да коронавирус пандемиясе белән бәйле чикләүләр кертеләчәк. Моны аңлау белән кабул итү кирәк: ковид корбаннары саны көннән-көн арткан вакытта күмәкләп җыелу эпедимиологик хәлне тагын да катлауландыруы көн кебек ачык.
Республика һәм муниципаль район чиновникларына корпоративлар үткәрүләр катгый тыела. Ә менә республикабызның башка һөнәр ияләренә корпоратив үткәрү тыелмый. Тик монда бер шарт бар: бәйрәмгә 50дән артык кеше җыелмаска, ә мәҗлес 24.00 сәгатьтә тәмамланырга тиеш.
Фото: ryazan.life