+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 ноябрь 2020, 09:30

Полиция белән хезмәттәшлек өчен җәзалаганнар...

Ирне тәүдә - урамда, аннары фатирында газаплаганнар.

Ирне тәүдә - урамда, аннары фатирында газаплаганнар.
Караидел районы кешесен хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән хезмәттәшлек алып барганы өчен бик каты җәзалаганнар.
Район суды матбугат хезмәтендә хәбәр ителгәнчә, 2019 елның 24 декабрендә өч җинаятьче урындагы кафе янында зыян күрүчене кыйнаган, аннары аны фатирында газаплауны дәвам иткәннәр. Билгеләп үтелгәнчә, агач таяк һәм таба белән кыйнаганнар. Шулай ук аны скотч белән бәйләп, чәчләрен кырганнар, тәнен пешергәннәр. Коточкыч җинаятьнең сәбәбе полиция хезмәткәрләре белән хезмәттәшлек булган.
Билгеле булганча, җәзалау вакытында гаепләнүчеләрнең өчесе дә исерек булган. Аларга карата җинаять эше кузгатылган. Караидел район суды төркем башлыгын 5 елга ирегеннән мәхрүм иткән, аның ярдәмчеләре 3,5 ел төрмә срогы алды.
Фото: rg.ru
Читайте нас