Үсмерләр елгага уйнарга килгән булган...
Әбҗәлил районы Гусев авылында 15 яшьлек үсмер суга баткан кешене коткарган. Бу узган җәйдә үк булган, әмма Эдуард бик тыйнак булганлыктан, бу хәбәрне таратмаган.
Июльнең бер көнендә Эдуард Әүнәш елгасы ярында ял иткән булган. Көчле яңгырлардан соң елга гадәти дәрәҗәдән югарырак күтәрелгән. Урындагы балалар ауган агачка аркан бәйләп, көчәйгән агым белән көрәшкәндәй, су өстендә торып уйнаганнар. Ниндидер мизгелдә бер үсмернең аяклары бауда бутала һәм ул башы белән суга чума. Ул судан чыга алмый интегә. Эдуард шунда ук ярдәмгә ташлана.
Герой ул вакытта бернәрсәдән дә курыкмаганын билгели. "Уйлап торырга вакыт юк, аны коткарырга кирәк иде", - ди ул.
Үсмер сүзләренчә, киләчәктә ул медик яки коткаручы булырга тели.