Хокук сакчыларының бу соравына җинаятьче "белмим", дип җаваплый...
Стәрлетамакта кеше үтерүдә шикләнелүче 38 яшьлек ир-егетне тоткарлаганнар. Шушы елның июлендә Гафури районында яшәүче хатын улы югалу турында белдергән.
Сентябрьдә югалган егетнең күпсанлы пычак җәрәхәтләре салынган гәүдәсе ботаклар белән капланган килеш Стәрлетамакта АЗС янындагы урманда табылган. Ә тиздән ачыкланганча, югалган ир белән 47 яшьлек җинаятьче таныш булган.
Элек ул мошенниклык һәм үтерүгә һөҗүм иткән өчен психиатрия клиникасында мәҗбүри дәвалау узган. Шымчыларның үзенең эзенә төшеүен белгәч, шикләнелүче хокук сакчыларыннан качарга тырышып караган, әмма аны тиз арада тоткарлаганнар. Нәтиҗәдә, ул үтерүдә гаебен таныган.